Тарих

Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү

Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү

Ваклап сату Татарстан Республикасы икътисадының актив үсә торган секторы булып исәпләнә. Икътисади актив халыкның 10,8% ы бу тармакта эшли. Татарстан ваклап сату товар әйләнеше күләме буенча Россия Федерациясе регионнары арасында беренче унлыкка керә.

Ваклап сату әйләнеше структурасында, азык-төлек таварлары сатуга караганда, башка төр товарлар сату ныграк үскән. Гомуми товар әйләнеше күләменең 45%ын – азык-төлек товарлары, ә 55%ын башка төр товарлар алып тора.

Татарстан Республикасында соңгы елларда сәүдә инфраструктурасының динамик үсеше, ваклап сату товар әйләнеше үсешенә дә уңай йогынты ясый.

Республиканың “Эдельвейс”, “Бәхетле” һ.б. кебек операторларының сәүдә челтәрләре нык үсеш кичерә. Республикага соңгы елларда “ИКЕА” гипермаркеты (Швеция), “Ашан” (Франция), «МЕТРО Cash&Carry», «Selgros Cash&Carry» (Германия) кебек ваклап һәм күпләп сату үзәкләре булган эре чит ил операторлары килде. Республиканың шәһәр һәм районнарында “М.Видео”, “Пятёрочка”, “Перекрёсток”, “Карусель” кебек Россиянең танылган компанияләре предприятиеләре эшли.

Республиканың кулланучылар базары инфраструктурасы үсешен билгеләү өчен үткәрелгән анализ, чит ил һәм Россиянең эре сәүдә операторлары килгәннән соң, сәүдәне оештыру өлкәсендә шактый зур үзгәрешләр барлыкка килүен күрсәтте. Сәүдә конкуренциясе, сатып алучыга товар сайлау белән беррәттән, төрле сәүдә оешмаларында хезмәт күрсәтүне сайлау хокукы да биреп, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуны таләп итте.

Хәзер республикада яшәүчеләр һәм килгән кунаклар татар, рус Европа, япон, кытай, итальян, француз, грузин, төрек һ.б. халыклар ашларын кафе, бар, рестораннарда татып карый алалар.

Яңа технологияләр һәм заманча сәүдә-технология җиһазлары кулланып, төрле ярымфабрикатлар һәм салатлар эшләп чыгару һәм тарату цехлары эшли. Ярымфабрикатлар, кулинария һәм кондитер әйберләре, камыр ризыклары һәм салатларның зур ассортименты җәмәгать туклануы оешмалары каршындагы кулинария бүлекләрендә һәм кибетләрендә, шулай ук эре сәүдә үзәкләрендә һәм универсамнарда тәкъдим ителә.

Сәүдә һәм җәмәгать туклануыннан тыш, халыкка түләүле хезмәт күрсәтүнең гомуми күләмендә торак-коммуналь (23%), көнкүреш (15%), элемтә хезмәтләре күрсәтү һ.б. ның өлешләре дә зур.

Мәкаләдәге сылтамалар