Экология

Толерантлык диапазоны

Һәр тере организм өчен төрле факторларның – дымлылык, азык, температура һ.б. – мөмкин булган үзгәреш чикләре бар. Факторның организм кичерә ала торган минималь һәм максималь кыйммәте толерантлык диапозоны дип атала. Диапозон организмның гомере буена даими калмый, ул киңрәк булырга яки организмның хәленә карап үзгәрергә мөмкин.

Һәр факторга карата оптимум зонасы (нормаль тереклек эшчәнлеге зонасы), пессимум зонасы (җәберләнү зонасы) һәм организмның чыдамлылык чикләре билгеләнә.

Организмнарда бер факторга карата киң диапозон, ә икенче факторга карата тар диапозон булырга мөмкин. Мәсәлән, кешеләр, су булмауга караганда, ризык булмауга чыдамлырак.

Әгәр экологик факторларның берсе буенча шартлар уңайсызга әйләнсә, башка факторлар буенча да толерантлык чиге үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, азот җитәрлек булмаганда, су күбрәк кирәк була.