Экология

Чыдамлылык

Чыдамлылык – ул тере организмнарның әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтыларын кичерә алу сәләте. Чыдамлылыкның түбән булуы тирәлекнең даими (шул исәптән антропоген) үзгәреп торуы шартларында төрнең кимүенә һәм юкка чыгуына китерә. Мәсәлән, тирән суда яшәүче күп кенә тереклек ияләре температураның хәтта 2-3 °C ка үзгәреп торуын кичерә алмыйлар.