Музыка

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ЗУР КОНЦЕРТ ЗАЛЫ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ЗУР КОНЦЕРТ ЗАЛЫ

Рисунок Веюкова Ильмира

ТАТАРСТА`Н РЕСПУ`БЛИКАСЫНЫҢ ЗУР КОНЦЕ`РТ ЗАЛЫ`, С.Сәйдәшев исемендәге бу концерт залы Ирек мәйданында урнашкан симметрик композицияле ике катлы монументаль бинадан гыйбарәт.

1 нче катта — вестибюль, гардероб һәм эш бүлмәләре урнашкан. Бинада репетицияләр залы һәм артистлар бүлмәләре бар. Ике мәрмәр баскыч 2 нче каттагы фойега һәм кече залга алып менә. Планда трапеция рәвешендәге залда партердан соң арткы дивар буенда тамашачылар өчен зур булмаган амфитеатр бар, аның өстендә балкон урнашкан. Зал төрек мәрмәреннән эшләнгән плитәләр һәм акустик агач панельләр, яссы бетон түшәме татар халык орнаментлары файдаланылган дивар нәкыше белән бизәлгән. 1997 елда анда Голландия «Flentop» фирмасының Зур органы урнаштырыла. Кече камера музыкасы залы классик стильдә. Түшәм кессон белән эшләнгән һәм агач белән тышланган, диварлар итальян мәрмәре белән тышланган һәм татар милли мотивларына нигезләнеп, алтын йөгертелгән агач детальләр белән бизәлгән, люстралары — Богемия бәллүреннән. Фойе интерьерларын күренекле композиторларның мәрмәр бюстлары бизәп тора.


В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"

Мәкаләдәге сылтамалар