Музыка

СӘЙДӘШЕВ Салих Җамалетдин улы

СӘЙДӘШЕВ Салих Җамалетдин улы

СӘЙДӘ`ШЕВ Салих Җамалетдин улы (3.12.1900 ел, Казан — 16.12.1954 ел, Мәскәү, Казанда җирләнә), композитор, дирижёр, пианист, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты. Хәзерге татар профессиональ музыкасына нигез салучы.

1914–1917 елларда Казан музыка училищесында фортепиано буенча укый. Иҗади эшчәнлеген Казанның Шәрекъ клубында солист-пианист, аккомпаниатор һәм инструменталь ансамбльдә уйнаучы буларак башлый.

1922–1948 елларда (бүленеп) Татар академия театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижёры булып эшли.

1920 елларның 2 нче яртысында – 1930 ел башында Татар академия театры труппасы составында дирижёр һәм аккомпаниатор булуы һәм Татар радиосыннан һәрдаим чыгышлар ясавы Сәйдәшев музыкасын бөтен халык арасында популяр итә. 1929 елда ул Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышланган һәм киң танылу алган «Совет Армиясе Маршы»н яза.

Композитор иҗат мирасының төп өлешен театр музыкасы тәшкил итә. Атаклы татар драматурглары К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт белән иҗади дуслыкта Сәйдәшев тарафыннан 60 тан артык спектакльгә музыкаль бизәлеш һәм музыкаль драма жанрына караган «Башмагым», «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар» һәм башка сәхнә әсәрләре иҗат ителә.

1920 елларның 2 нче яртысында – 1930 еллар башында музыкаль драма татар музыка-сәхнә сәнгатенең алдынгы жанры була. Бу чорда Сәйдәшевнең аеруча зур иҗади әһәмияткә ия әсәрләре – К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе», Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» музыкаль драмалары.

«Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы композиторга хас үзенчәлекле көй стиле тууга сәбәпче була. Мәйсәрә җыры һәм Булатның «Кара урман» ариясе – иң яхшы музыкаль номерлар.

Салих Сәйдәшев беренче милли классик композитор буларак, татар музыкаль культура тарихында аерым урын алып тора. Аның композиторлык һәм башкару иҗаты күп еллар дәвамында Татарстанның музыка сәнгатендә төп рольне уйный һәм бөтен халык мәхәббәтен казана. Ул истә калырлык, кабатланмас көйләр тудыру остасы була. Аның иҗатында халык җырларына яңача караш, аларның мәгънәви асылына тирәнтен төшенү, шулау ук башка милләтләрнең жанр һәм стиль үзенчәлекләрен актив җәлеп итү нигезендә милли көйләрнең сыйфат ягыннан яңартылуы күзәтелә.

Татар халкы Салих Сәйдәшев көйләрен яратып тыңлый, аның әсәрләре республиканың алдынгы башкаручылары репертуарында алыштыргысыз урын алып тора.

Мәкаләдәге сылтамалар