ТАТАРСТА`Н РЕСПУ`БЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘ`Т ХАЛЫ`К МУ`ЗЫКА УЕ`Н КОРАЛЛАРЫ` ОРКЕ`СТРЫ, 1993 елда Казан консерваториясенең халык музыка уен кораллары оркестры җирлегендә оеша. Оештыручысы һәм сәнгать җитәкчесе – А.И. Шутиков.
Оркестр репертуарында рус һәм чит ил классикларының иң яхшы музыкаль әсәрләре, халык көйләренең оригиналь эшкәртмәләре бар. Татар халык һәм композиторлар көйләре репертуардагы төп урыннарның берсен алып тора. С.Сәйдәшев, Ә.Бакиров, Р.Яхин, Ф.Әхмәтов кебек композиторларның иҗатларына багышланган монографик концертлар уздырыла. Оркестр Татарстан, Россиянең башка республика һәм өлкәләре, БДБ илләренең танылган җырчылары белән хезмәттәшлек итә. Коллективның иҗат эшчәнлегендәге мөһим юнәлешләреннән берсе — абонемент концертлары, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тыңла һәм бел» («Послушай и узнай»), «Маэстроның тылсымлы таякчыгы артыннан» («Вслед за волшебной палочкой маэстро»), «Музыка көзгесендә әдәбият» («Литература в зеркале Музыки»), «Мальвинаның музыка әлифбасы» («Музыкальный букварь Мальвины»), «Музыкаль тартма хәзинәләре» («Сокровища музыкальной шкатулки»).
Оркестр даими рәвештә Россия һәм Татарстан шәһәрләрендә, чит илләрдә (Австрия, Германия, Голландия) концертлар бирә, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый. Коллектив тарафыннан әзерләп башкарылган концерт программаларының саны 100 дән арта.