Экология

Туфракның үзлектән чистару вакыты

Туфракның үзлектән чистару вакыты – туфракны пычрата торган матдәнең масса өлешенең баштагы пычранудан яки аның гадәттә туфракта була торган микъдарыннан 96% ка кимүе күзәтелә торган вакыт аралыгы.

Пычранган туфраклар билгеле бер вакытка эпидемиологик куркыныч тудыра алганлыктан, аларның авыру тудыручы микроорганизмнардан чистарыну срокларын белү мөһим.

Туфрак үзендә авыру тудыручы микроорганизмнарның үсешен чикли яки бастыра, шуңа күрә пычранмаган җирләрдә авыру тудыручы микроблар сирәк очрый. Шулай да алар еш кына фекалияләр, агып җыелган сыеклык, тирес, хуҗалык калдыклары белән туфракка эләгә. Аларны кулланганда билгеле бер санитария-гигиена кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Алар үтәлмәгәндә дизентерия, бруцеллёз һ.б. кебек куркыныч инфекцион кеше һәм хайван авырулары килеп чыгарга мөмкин.