Музыка

СӨНГАТУЛЛИНА Зилә Даян кызы

СӨНГАТУЛЛИНА Зилә Даян кызы

СӨНГАТУ`ЛЛИНА Зилә Даян кызы (30.7.1949 ел, БАССРның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылы), җырчы, педагог, ТАССР, Каракалпак АССР һәм Россиянең халык артисты.

Зилә Сөнгатуллина 1973 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1973 елдан Татар опера һәм балет театры солисты. Рус, чит ил һәм татар композиторлары операларында 40 тан артык төп партия башкара. Ул көчле, киң диапазонлы, тәэсирле, үзенчәлекле, «көмештәй» тембрлы тавышка, драматик талантка, югары профессиональ осталыкка ия. Җырчының иҗат диапазоны бик киң һәм ул төрле чордагы, стильдәге һәм жанрдагы әсәрләрне, шул исәптән татар халык җырларын башкара.

1983 елдан Казан консерваториясендә укыта, 1998 елдан вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор. Укучылары арасында халыкара конкурслар лауреатлары, әйдәп баручы опера театрлары солистлары, концерт бирүче башкаручылар һәм педагоглар бар. Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Опера спектакльләрендә катнаша, соло концерт программалары белән Россия шәһәрләрендә, Бөекбритания, Германия, Ирландия, Литва, АКШ, Төркия, Украина, Финляндия, Франция, Чехия, Швейцария һ.б. илләрдә чыгышлар ясый. Татарстан Республикасының күренекле мәдәният эшлеклеләренә, вокал укыту методикасы мәсьәләләренә багышланган басмалары бар. Музыкаль-иҗтимагый һәм музыкаль-мәгариф эшчәнлеге алып бара. Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы. Халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара конкурсларда, шул исәптән М.Глинка исемендәге Бөтенроссия конкурсында, Р.Яхин исемендәге Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлар конкурсында, Республика «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивалендә, Республика «Җырчы сандугачлар иле», С.Сәйдәшев исемендәге Төбәкара вокалистлар һәм И.Шакиров исемендәге Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсларында даими рәвештә жюри әгъзасы була. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Теги #артист