Рисунок Кундевой Дианы
СЛАДКО`ВСКИЙ Александр Витальевич (20.10.1965 ел, Таганрог шәһәре), дирижёр, Россиянең атказанган һәм халык артисты. 1988 елда Мәскәү, һәм 2001 елда Петербург консерваторияләрен тәмамлый. 1997 елдан Санкт-Петербургта: 1997–2003 елларда Дәүләт академия капелласының симфоник оркестр дирижёры, бер үк вакытта, 2001–2003 елларда, — Санкт-Петербург консерваториясендә Опера һәм балет театрының, 2004–2006 елларда Капелланың баш дирижёры; 2006–2010 елларда «Яңа Россия» («Новая Россия») дәүләт симфоник оркестры дирижёры. 2010 елдан Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры. Сладковский инициативасы белән әйдәп баручы чит ил һәм ватандаш башкаручылар катнашуында Халыкара «Казан көзе» («Казанская осень») опера фестивале, С.Гобәйдуллина исемендәге «Конкордия» заманча музыка фестивале, халыкара «Рахлин сезоннары» («Рахлинские сезоны»), С.Рахманинов исемендәге «Ак сирень» («Белая сирень») фестивальләре һәм башка зур иҗат проектлары тормышка ашырыла. 2012 елда оркестр Австриядә узган Халыкара «Worthersee Classics»музыка фестивалендә катнаша. 2012 елда ул Татарстан Республикасының Дәүләт симфония оркестры тарафыннан яздырылган «Татарстан Республикасы композиторлары музыкасы антологиясе» дип аталган кабатланмас проектны гамәлгә ашыра. 2012 елдан ул Россиянең Федерация Советы рәисе каршындагы Дәүләт мәдәни сәясәте советы әгъзасы. С.Прокофьев исемендәге 3 нче Халыкара дирижёрлар конкурсы (1999 ел), О.Янковскийның «2011–2012 елгы иҗади ачыш» бүләге лауреаты. Татарстан Республикасының «Дуслык» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"