Музыка

ГОБӘЙДУЛЛИНА София Әсгать кызы

ГОБӘЙДУЛЛИНА София Әсгать кызы

ГОБӘЙДУ`ЛЛИНА София (Сония) Әсгать кызы (24.10.1931 ел, Чистай шәһәре), композитор, РСФСРның, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Көнбатыш Берлин Сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы.

1954 елда ул Казан консерваториясен, 1959 елда Мәскәү консерваториясен, шунда ук 1963 елда аспирантура тәмамлый. 1969–1970 еллар башында Мәскәү эксперименталь электрон музыка студиясендә эшли; 1980 елларда иҗади җәмәгатьчелек тарафыннан «Мәскәү өчлеге» әгъзасы буларак бәяләнә. 1991 елдан Германиядә яши.

София Гобәйдуллина музыкасына образларны капма-каршы кую хас. Ул үзе: «Кискен каршылык, ике ипостаськә (асылга) аерылу яки бүленү миңа тумыштан бирелгән. Әтием – татар, әнием рус булганга, мин берьюлы ике – Көнчыгыш һәм Көнбатыш җиһанныкы булам»,– дип яза.

Ул 20 йөз музыка сәнгатенә яңа аваз ресурсларын эзләү һәм эшләүгә шактый өлеш кертә. Аның музыкасы колоритлы яңгырашы, хәзерге экстраординар чараларны тәэсирле, үткен куллану һәм үзенә генә хас аваз тембры эстетикасы, тавышның этнотембрлы яңгырашын файдалану белән аерыла.

София Гобәйдуллина музыкасында бигрәк тә «Шәрекъ өчен хас булган «яңгырамау», яңгыраучы тынлык идеясенең яңача эстетик һәм сәнгати чагылышы үсеш ала. Еш кына ул үзенең иҗатында татар музыкасының образлылыгы һәм стилистикасы башлангычына, пентатониканың яңа оригиналь алымнарына, музыкаль вакытка, тембр интонациясе трактовкасына мөрәҗәгать итә. Композитор буларак, ул кинематография сәнгатендә дә оригиналь музыкаль концепцияләр эшләү сәләтен күрсәтә.

Аның киномузыка өлкәсендәге эшләре арасында: «Вертикаль», «Маугли», «Табиб Калинникованың һәр көне» («Каждый день доктора Калинниковой»,), «Карачкы» («Чучело»), «Ирек сөючән Песи» («Кошка, которая гуляла сама по себе») әсәрләре бар.

Россия Федерациясенең Дәүләт (1992 ел), композиторларның 7 нче халыкара конкурсы (Рим, 1975 ел, 1 нче бүләк), Монако кенәзе Ренье III нең (1987 ел), Кусевицкийлар исемендәге (АКШ, 1990, 1994 еллар), Хатын-кыз композиторларның 7 нче халыкара фестивале (Гейдельберг, 1992 ел), «Империале» (Япония, 1998 ел), «Библия һәм Мәдәният» фонды (Германия, 1999 ел), Швеция музыка академиясе «Полар» (2002 ел) бүләкләре лауреаты. «Фән һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә (Германия).


Мәкаләдәге сылтамалар