ШУ`ТИКОВ Анатолий Иванович (6.7.1946 ел, Калуга өлкәсенең Козельск шәһәре), дирижёр, педагог, профессор, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФнең халык артисты.
1971 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1971–1989 елларда Казан мәдәният институтында укыта, студентлардан оешкан халык музыка уен кораллары оркестрлары белән җитәкчелек итә. 1989–1993 елларда Казан консерваториясендә эшли, 1990 елдан халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире. 1993 елдан үзе оештырган һәм күп кенә халыкара фестивальләр лауреаты булган Татарстан Республикасының Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Европа илләрендә гастрольләрдә йөри, мәшһүр башкаручылар белән хезмәттәшлек итә. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.