Музыка

ШӘРИФУЛЛИН Шамил Камил улы

ШӘРИФУЛЛИН Шамил Камил улы

ШӘРИФУ`ЛЛИН Шамил Камил улы (13.9.1949 ел, Төрекмәнстан ССР, Чарджоу өлкәсенең Фараб бистәсе – 25.12.2007 ел, Казан), композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1973 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1972–1982 елларда Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире, 1982–2001 елларда Казан консерваториясендә укыта.

Шамил Шәрифуллин иҗатында ислам музыкаль-поэтик культурасы һәм этник төркемнәрнең музыкаль иҗаты (татар-мишәрләр, керәшен татарлар) белән бәйле татар фольклоры үзенчәлекле чагылыш таба, шулай ук европалы булмаган халыкларның музыкаль традицияләре дә (Америка индеецлары текстларына язылган «Чәчәк турында җыр» оратория-балеты) кулланыла. Ул татар хор музыкасы: «Мөнәҗәтләр» һәм «Авыл көйләре» хор концертлары, «Татар туй җырлары» кантатасы үсешенә зур өлеш кертә. Аның иҗатында милли мотивларның хәзерге Көнбатыш композиторлары музыкасы белән үрелеп баруы күзәтелгән симфоник һәм камера-инструменталь әсәрләр мөһим урын алып тора.

Татар халык көйләрен җыю һәм аларны бастыру Шамил Шәрифуллинга татар халкының традицион музыкаль культурасының зурлыгын һәм әһәмиятен күзаллау киңлеге бирә. Аның балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат иткән вокаль һәм инструменталь әсәрләре уку-укыту һәм концерт репертуарын баета.

Мәкаләдәге сылтамалар