ШАКИ`РОВ Илһам Гыйльметдин улы (15.2.1935 ел, Сарман районы Яңа Бүләк авылы – 16.1.2019 ел, Казан), җырчы, ТАССРның, Каракалпак АССРның һәм РСФСРның халык артисты. 1960 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1960–1992 елларда Татар филармониясенең әйдәп баручы солисты, 1992–2010 елларда – сәнгать җитәкчесе. Милли музыкаль культураның иң популяр татар җырчыларының берсе, татар халык көйләрен һәм Татарстан композиторларының камера-вокаль музыкасын кабатланмас башкару остасы. Аһәңле, йомшак тембрлы, киң диапазонлы аеруча матур тавышка ия.
Илһам Шакиров иҗаты милли көйнең эчтәлегенә тирәнтен үтеп керү осталыгы белән сыйфатлана. Җырчы «Кара урман», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Гөлҗамал» кебек борынгы озын татар көйләрен башкара. Аның репертуары бик бай һәм аның башкаруында җырлар кабатланмас булып яңгырый. Россиядә, якын һәм ерак чит илләрдә концертлар бирә. Җәмәгать эшчәнлеге алып бара: вокал конкурсларында жюри әгъзасы, шул исәптән Р.Ваһапов исемендәге 1 нче Халыкара татар җыры фестиваленең жюри рәисе (2004 ел); матбугатта, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый; яшь талантларны үстерүгә булышлык итә. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Бөтенроссия «Алтын Аполлон» («Золотой Аполлон», 2000) бүләге лауреаты. Халыклар дуслыгы, Почёт, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.