Тарих

АВЫЛЛЫК

АВЫЛЛЫК, билгеле бер территориясе һәм культура катламы булган борынгы авыл калдыклары. Гадәттә, авыллык дип элгәреге тимер гасыр (якынча безнең эрага кадәр VIII йөздән) һәм урта гасырлар истәлекләрен атыйлар. Аларның күпчелеге кешеләр хуҗалык итүнең җитештерү төрләре – терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә башлагач барлыкка килә. Кагыйдә буларак, озак вакыт бер урында яшәгән утрак халыктан бай культура катламы, ә ярымутрак халыктан кайбер очракларда җир өстендә балчык савыт-саба кисәкләре, мал-туар сөякләре генә кала.

Авыллыкларда уздырылган археологик казулар вакытында торак, хуҗалык һәм һөнәрчелек-җитештерү корылмалары калдыклары, төрле эш һәм сугыш кораллары, кием-салым һәм ат дирбиясе әйберләре, зәргәрчелек эшләнмәләре, тәңкәләр, кечкенә герләр, үлчәүләр, Шәрекъ илләреннән, Русьтан һәм башка тарафлардан китерелгән әйберләр табыла. Бу табылдыклар авылларда яшәгән халыкның игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнүе хакында сөйли.

Татарстан территориясендә 2 меңнән артык авыллык бар, шуның 1 меңнән артыгы болгарлар дәверенә карый.

Мәкаләдәге сылтамалар