Тарих

САВИРЛАР

САВИРЛАР (суарлар), чыгышлары белән хәзәрләргә һәм болгарларга кардәш, төрки телле күчмә кабиләләр. VI йөз башында Кавказ алдында яшиләр. Төньяк Кавказдагы зур хәрби көч буларак, аларны Сасанилар Ираны һәм Византия үзара көрәштә үз максатларында файдалана. V йөз ахыры –VI йөз башында савирлар аварлар белән сугыша. VI йөзнең 2 нче яртысында аварлар көнбатышка күченеп киткәч, Көнбатыш Төрки каганлыкка буйсыналар. 630 елларда Төрки каганлык таркалгач, Хәзәр каганлыгы хакимлегенә күчәләр. Дагстанның диңгез буе территориясендә Савир патшалыгы оеша. Гарәп-хәзәр сугышлары нәтиҗәсендә IX йөзнең 1 нче яртысында савирларның бер өлеше Урта Идел буйларына күчеп килә һәм Суар бәклеге төзи, халкын суарлар дип атыйлар. Соңрак Идел буе Болгар дәүләте оешуда җирле төрки һәм фин-угор кабиләләре белән этносәяси бергәлек — болгарлар формалашуда катнаша.

Мәкаләдәге сылтамалар