Музыка
«САНИЯ`», опера, композиторлар Г.С.Әлмөхәммәдов, В.И.Виноградов һәм С.Х.Габәшинең 3 күренешле әсәре. Г.С.Әлмөхәммәдов либреттосы. Татар һәм башкорт музыкасы традицияләре нигезендә иҗат ителгән опера жанрындагы беренче әсәр.
Патриархаль гаилә әхлагына каршы торган сәүдәгәр кызы Сания һәм укытучы Зыяның фаҗигале мәхәббәт тарихы. Премьерасы 1925 елның 25 июнендә Татар академия театрында була.