Тарих

СӘХИБГӘРӘЙ ХАН

СӘХИБГӘРӘЙ ХАН (1500 ел, Бакчасарай шәһәре–1551 ел, шунда ук), Казан (1521–1524 еллар) һәм Кырым (1532–1551 еллар) ханы. Миңлегәрәй хан улы. 1510–1511 елларда Нурсолтан белән бергә Казанга һәм Мәскәүгә бара. 1521 елда Нурсолтан ярдәме белән Казан тәхетенә утыртыла. Шул ук елда бертуганы – Кырым ханы Мөхәммәдгәрәй белән бергә Мәскәү кенәзлегенә каршы яу оештыра, Түбән Новгород шәһәрен алалар һәм Мәскәүне камыйлар. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III ясак түләү шарты белән солых килешүе төзергә мәҗбүр була. 1523/24 елда Сахибгәрәй Төркия белән килешү төзи, үзен солтан вассалы дип таный. 1524 елда Казан тәхетен Сафагәрәйгә калдырып, үзе Кырымга, аннан Истанбулга китә. Истанбулда Сөләйман солтан сараенда яши. 1532 елда аның булышлыгы белән Кырым тәхетенә утыра. 1532–1537 елларда Бакчасарайдан куылган Исламгәрәй хан белән сугыша. Рус дәүләтенә каршы сәясәт алып бара, Польша короле Сигизмундны яклый, Мәскәүнең Казанга дәгъва белдерүеннән баш тартуын таләп итә. 1538 елда Кырым гаскәрләре төрек гаскәрләренең Молдавиягә явында катнаша. 1539 елда Кабардада, 1545 елда Чечняда сугыша. 1541 елда Мәскәүгә яу оештыра, әмма Ука елгасында рус гаскәрләре тарафыннан туктатыла. 1546–1547 елларда Нугай Урдасы белән сугыша. 1551 елда Черкесиягә яу оештыра. Сөләйман солтан боерыгы белән Кырым ханлыгы тәхетенә Дәүләтгәрәй утыртыла. Яудан кайтканнан соң, Сәхибгәрәй үтерелә.