Экология

Яңартыла торган ресурслар

Яңартыла торган ресурслар

Яңартыла торган ресурслар дип запаслары сарыф ителүгә караганда тизрәк тулылана торган табигый ресурслар атала. Болар – үсемлекләр, хайваннар дөньясы, атмосфера кислороды һ.б.

Яңартыла торган ресурсларның яңаруы төрле тизлек белән бара. Киселгән урманны торгызу өчен дистәләрчә ел, ә ау хайваннары популяциясе өчен еллар кирәк.

Яңаруга сәләтлелек чиксезлекнең синонимы түгел. Барысы да ресурсларның алыну һәм яңару тизлекләре нисбәтенә һәм табигый системаның бирешүчәнлегенә бәйле.

Сулыкларның үз-үзләрен чистартуына мисал: сулыкларның пычрануына суүсемнәр, микроблар, умырткасызлар каршы тора. Алар пычраткыч матдәләрне таркатып һәм азык итеп файдаланып юк итәләр, ә аннары үзләре башка тереклек ияләренә азык булалар. Сулыкларның үзлекләреннән чистаруына шулай ук пычранган суга чиста су кушу да ярдәм итә.