Музыка

РА`ХЛИН Натан Григорьевич

РА`ХЛИН Натан Григорьевич

РА`ХЛИН Натан Григорьевич (28.12.1905 ел, Чернигов губернасы Сновск шәһәре – 28.6.1979, Казан, Киевта җирләнә), оркестр дирижёры, педагог, Украина ССР, СССР, ТАССРның халык артисты.

1913–1915 елларда Чернигов музыка училищесендә укый. 1927 елда – Киев консерваториясен, 1930 елда Н.Лысенко исемендәге Киев музыка-драма институтын тәмамлый. 1931–1935 елларда Ленинград консерваториясендә читтән торып музыка теориясен һәм композициясен өйрәнә. 1920 елдан Кызыл Армия сафларында Г.И.Котовский кавалерия бригадасында быргычы-сигналчы булып хезмәт итә. 1922–1926 елларда Киев югары хәрби мәктәбе оркестрында эшли. 1930–1934 елларда Киев опера оркестры скрипкачысы, Самара музыка училищесе укытучысы; Харьков шәһәре радиокомитеты оркестры скрипкачысы һәм дирижёр ассистенты, консерватория укытучысы. 1934–1937 елларда Сталино – хәзерге Донецк шәһәрендә үзе оештырган симфоник оркестрның баш дирижёры, 1937–1941 һәм 1945–1962 елларда Украина ССР Дәүләт симфоник оркестрның баш дирижёры. 1941–1945 елларда СССР Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижёры.

1962 елдан илнең бик күп симфоник оркестрлары белән, чакырылган дирижёр буларак, концерт эшчәнлеге алып бара. 1966 елда Татар филармониясе симфоник оркестрын оештыра, 1979 елга кадәр аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры була. Бер үк вакытта, 1946–1966 елларда – Киев консерваториясенең, 1967–1975 елларда Казан консерваториясенең оркестр белән дирижёрлык итү классы профессоры.

Натан Рахлин – 20 йөзнең иң күренекле дирижёрларының берсе. Аның уникаль дирижёрлык сәләтен, кабатланмас башкару стилен оркестрның сәнгати һәм техник мөмкинлеген тирән һәм һәрьяклап аңлавы, барлык оркестр уен кораллары белән профенссиональ эш итә белүе аерып тора. Көйне тоемлау һәм истә калдыру сәләте аңа кыска гына вакытта катлаулы партитураларны үзләштерү мөмкинлеген бирә.

Натан Рахлин татар симфониясе үсешенә зур өлеш кертә. Аның тарафыннан оештырылган коллектив СССР күләмендә иң яхшылардан була. Аның җитәкчелегендәге гастрольләр СССРның күп шәһәрләрендә (Мәскәү, Ленинград, Сочи, Кисловодск) уңышлы үтә. Дирижёр Н.Җиһанов, Ф.Әхмәтов, А.Ключарёв, А.Луппов, Л.Любовский, Р.Белялов. һәм башкаларның симфонияләрен, сюиталарын, концертларын беренче башкаручы була. Ул классик һәм хәзерге композиторларның күп кенә партитураларының, шул исәптән С.Сәйдәшев иҗат иткән «Совет Армиясе маршы»ның оригиналь редакцияләре авторы. 1 нче Бөтенсоюз дирижёрлар конкурсы лауреаты. СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, медальләр белән бүләкләнә. Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Теги #дирижёр