Тарих

КАЗАН САРАЙ ИДАРӘХАНӘСЕ

КАЗАН САРАЙ ИДАРӘХАНӘСЕ

КАЗАН САРАЙ ИДАРӘХАНӘСЕ, XVI йөзнең 2 нче яртысында–XVIII йөз башында Рус дәүләтенең хөкүмәт учреждениесе. Элеккеге Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыклары җирләре белән идарә итү өчен оештырыла. Шулай ук 1587 елга кадәр Түбән Новгород өязе һәм Мишәр җирләре дә идарәханә карамагында була.

Казан сарай идарәханәсе административ, финанс һәм мәхкәмә эшләре белән идарә итә, җирле хакимиятне күзәтчелектә тота, рус булмаган халыклардан ясак җыю белән шөгыльләнә. Казан губернасы төзелгәннән соң, 1708 елда бетерелә.

Мәкаләдәге сылтамалар