Тарих

ПИСЦОВЫЙ КЕНӘГӘЛӘР

ПИСЦОВЫЙ КЕНӘГӘЛӘР, (Халык санын исәпкә алу кенәгәләре)

  • XV–XVII йөзләрдә Россиядә системалы рәвештә уздырылган гомуми җир үлчәү, межалау, эшләрен һәм халыкның түләү мөмкинлекләрен исәпкә алуны әзерләү, оештыру һәм гамәлгә ашыру чорында төзелә торган канцелярия эшләрен алып баруга кагылышлы “писцовый” документларның зур комплексы.
  • Шәһәрләр һәм өязләрнең хуҗалык тасвирламаларын исәпкә алу буенча җыелма материаллар. Писцовый кенәгәләр вотчина хуҗалары һәм алпавытларның җир һәм крәстияннәр биләвенә хокукларын исәпкә алалар, җир биләүдәге үзгәрешләрне теркиләр һәм халык түләргә тиешле дәүләт салымнарының нигезен тәшкил итәләр. Язмалар хуҗалар яки торак пунктлар буенча, яисә ике принципны да истә тотып алып барыла; феодаль җирбиләүчеләрнең вотчина һәм утарларга хокукын тикшерүгә, җирне үлчәүгә, вотчина һәм утар хуҗаларының күрсәтмәләренә, халыктан сораштыруга нигезләнә.

Писцовый кенәгәләр күп максатларда файдаланыла, тасвирлана торган территорияләрнең социаль-икътисади торышын чагылдыра, географик, демографик, генеологик, ономастик лингвистик һәм башка өлкәләргә караган мәгълүматларны үз эченә ала.

Казан төбәгенә теркәүчеләр фәкать Казан сарай идарәханәсе тарафыннан җибәрелә.

XVI йөзнең 2 нче яртысы–XVII йөзләрдә Казан төбәге буенча безнең көннәргә кадәр килеп җиткән исәпкә алу материалларының саны 15 берәмлектән артмый, күп өлеше XVIII йөз күчермәләре рәвешендә сакланып калган.

Мәкаләдәге сылтамалар