«НАЁМЩИК», 1928 елда Т.Гыйззәт һәм С.Сәйдәшев иҗат иткән музыкаль драма.
Т.Гыйззәт пьесасы сюжетына таянып (вакыйга Россиядә крепостнойлыкны бетерү чорында бара), С.Сәйдәшев татар халык музыкасы традицияләрен Европа һәм рус классик музыкасы белән берләштерә. Биредә музыка авторлар фикеренең сәнгатьчә гәүдәләнешен, вакыйгалар барышын, образлар үсешен сурәтләү чарасы булып тора. Драмада зур күләмле хор чыгышлары, хореографик сюиталар, оркестр эпизодлар бар. Геройларның рухи дөньясы арияләрдә, ансамбль, җыр һәм башка вокаль номерларда нык индивидуальләштереп ачыла.