Тарих

МОРЗА

МОРЗА

МОРЗА (мирза) (фарсы теленнән)

1) Иранда идарәче династия әгъзалары титулы. Титул аксөяклек дәрәҗәсе буларак кулланылганда, “морза” термины исемнән соң куела (мәсәлән, Мәхмүд морза).

2) Алтын Урда һәм аннан соңгы Россия империясенә кергән төрки-татар халыкларында эре феодал яки аерым ыруг, кабилә башлыгы, рус дворяннарына тиңләштерелгән феодаль аксөяк вәкилләре дәрәҗәсе.

3) Татар теленең кайбер диалектларында һәм казакъ телендә түбәнчелек белән мөрәҗәгать итү формасы.

4) Хәзерге төрки халыкларның кайберләрендә ир-ат исеме яки исеменең бер өлеше.

Мәкаләдәге сылтамалар