МӨХӘММӘДЪЯР Мәхмүд Хаҗи угылы (1496 яки 1497–1549), шагыйрь. Дин әһеле гаиләсеннән. Гомеренең соңгы елларында Казанда Мөхәммәдәмин хан төрбәсенең караучы-мөҗавире булып тора. 1549 елның көзендә Иван IV гаскәре Казанны камаганда һәлак була. Безнең көннәргәчә сакланып калган ике поэмасы һәм бер шигыре мәгълүм. «Төхфәи мәрдан» («Егетләр бүләге», 1539–1540 еллар) лироэпик поэмасында шагыйрьнең гуманистик карашлары, кешеләр тату, тыныч яши торган идеаль җәмгыять турындагы хыяллары чагыла. Мөхәммәдъяр фикеренчә, кеше үзен җәмгыятькә хезмәт итүгә, тәкәбберлек, мактанчыклык, икейөзлелек белән көрәшүгә багышларга тиеш.
«Нуры содур» («Күңелләр нуры», 1542 ел) дидактик поэмасында шагыйрь хөкемдарларга хас булырга тиешле әхлакый сыйфатлар турында фикер йөртә. Игелек, тыныч һәм шат тормышның гаделлек белән генә килүе турында әйтә.
Мөхәммәдъяр феодаль-теократик тәртипләрне, хөкем итүчеләрнең эш-гамәлләрен тәнкыйтьли, киң халык массаларының мәнфәгатьләре турында яза. Ул хезмәт кешесен мактый, аның намуслылыгына, әхлакый пакьлегенә мәдхия җырлый.
Поэмада Шәрекъ әдәбияты әсәрләренең йогынтысы сизелә («Кәлилә вә Димнә», Низами Гәнҗәвинең «Хәмсә»се, Й.Баласагуниның «Котадгу белег»е, Сәгъдинең «Гөлестан»ы). Мөхәммәдъяр шулай ук татар фольклорының байлыгыннан да оста файдалана. Мәкальләр, әйтемнәр, аерым гыйбарәләр, шигъри юллар белән органик рәвештә кушылып китеп, текстны кыска һәм ачык, образларны тере һәм тәэсирле итәләр. Поэма лексикасында гарәп-фарсы алынмалары, гомум халык сөйләме элементлары, диалектизмнар урын алган.
Мөхәммәдъяр иҗатын өйрәнүгә М.И.Иванов башлангыч бирә; «Татар хрестоматиясе»нең («Татарская хрестоматия», 1842 ел) икенче бүлегендә ул аның «Нәсыйхәт»ен бастыра. 1846 елда шәркыятьче галим И.Н.Березин Санкт-Петербургның Азия музее фондларында «Төхфәи мәрдан» поэмасының кулъязмасын таба һәм үзенең «Санкт-Петербург китапханәләрендәге төрек-татар кулъязмаларының тасвирламасы» («Описание турецко-татарских рукописей, находящихся в библиотеках Саект-Петербурга») мәкаләсендә аның турында беренче мәгълүматлар бирә. Соңыннан поэманың аерым өзекләрен И.Н.Березин үзенең «Төрек хрестоматиясе»нең («Турецкая хрестоматия», т. 1–3, 1857–1890 еллар) 1 нче томына кертә. Мөхәммәдъяр иҗатын өйрәнүне язучы һәм галим Н.Исәнбәт дәвам итә.
1956–1957 елларда Мөхәммәдъяр поэмасыннан өзекләр «Татар поэзиясе антологиясе»ндә («Антология татарской поэзии») басыла. «Төхфәи мәрдан» (1600 ел) поэмасының иң борынгы күчермәсе Казан университетының Фәнни китапханәсендә сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана. Мөхәммәдъяр әсәрләре М.Колый, Г.Кандалый, Акмулла, Г.Тукай, Дәрдемәнд иҗатларына зур йогынты ясый.