Мүк – бриофитлар бүлегенә караган тәбәнәк буйлы җир өсте үсемлекләре. Биологиянең мүкләрне өйрәнә торган махсус бүлеге бриология дип атала.
Мүкләр бөтен җирдә очрый. Галимнәр тарафыннан меңгә якын ыругы һәм 25 меңгә якын төре тасвирланган. Мүкләрнең тамырлары юк, һәм аларның биеклеге 5 см дан да артмый. Су мүкләре искәрмә булып тора. Аларның кайбер төрләре ярты метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстанда мүкләрнең 200 төре үсә (аларның 24 е Кызыл китапта), аларның күп өлеше Кама алды һәм Кама аръягында тупланган. Сазлыклар, дымлы урманнар, болыннар – бу үсемлекләр өчен иң уңайлы урыннар.
Мүкләр үзләре үскән урыннарга зур файда китерә. Мәсәлән, урманда алар дымны сакларга ярдәм итә, коелган яфракларны һәм чери торган агачны тарката. Шулай ук мүк умырткасызлар өчен яшәү тирәлеге һәм кайбер кошлар, мәсәлән, урман тавыгы һәм көртлек өчен азык булып тора. Кура җиләге чыпчыгы кебек зур булмаган кошлар мүкне оя кору өчен файдалана.
Мүк әйләнә-тирә мохитнең халәтен күрсәтә. Ул формасын һәм тыгызлыгын үзгәртеп тышкы пычрануларга каршы җавап кайтара. Кайчак бөтенләй юкка да чыгарга мөмкин.
Кеше мүкне авыл хуҗалыгында һәм медицинада куллана. Әмма кайчак тыгыз келәм булып үскән мүк сөрүле җирнең кислород белән туенуын кыенлаштырырга мөмкин, бу аның әчүенә китерә.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/rastitelnost/mhi