Куаклыклар – ул агачлардан бер төп кәүсәсенең булмавы белән аерылып торган үсемлекләр формасы, бер төп кәүсә урынына бер-берсе белән янәшә бик күп сабаклар үсә.
Куаклыклар бөтен дөнья буенча таралган, аларның күпчелек төрләре Татарстанда үсә. Иң биекләре 6 м га җитә, ә иң кыскалары – 80 см га якын.
Күпчелек төрләре күптән кеше тарафыннан культуралаштырылган һәм һәркемгә яхшы таныш: сирень, крыжовник, карлыган, кура җиләге, розалар. Кыргый куаклыклар (тал, миләш, гөлҗимеш һ.б.) аеруча урманнарда һәм урман чикләрендә киң таралган. Биек агачларның күләгәсендә алар урман асты хасил итә.
Татарстанда куаклыклар – елга үзәннәре, яфраклы һәм ылыслы урман пейзажының даими өлеше ул.
Нарат урманнарында – рус ракитнигы һәм буяу куагы, артыш, миләш һәм мурт эт шомырты, имәнлекләрдә чикләвек куагы, кабар агачы, зелпе, бүре юкәсе, сирәк кенә балан һәм гөлҗимеш очрый.
Куаклыкларның кайбер төрләре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Мәсәлән, көдрәч куак. Ул Кама аръягында очрый, известь һәм акбур сөзәклекләрендә үсә. Бу зур булмаган 70 см га кадәр биеклектәге үсемлек июньдә ак-алсу чәчәк ата (бер чукта 30–40 данә), ә августта үткен өч кырлы чикләвек рәвешендә җимеш бирә.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/rastitelnost/kurchavka
https://ojm.tatarstan.ru/rasteniya.htm
http://komanda-k.ru/Татарстан/растительность-татарстана-лес-лесостепь-степь