МОРДВАЛАР, Россиядәге халык, Мордва Республикасының төп халкы. Мордвалар 2 субэтноска: эрзя һәм мукшыга бүленәләр, аларның һәрберсенең үз теле — эрзя һәм мукшы телләре; икесе дә Урал телләре семьялыгының фин-угор төркеменә карый. Эрзя теле — 5 диалектны, мукшы теле 3 диалектны үз эченә ала. Язулары рус графикасы нигезендә, Мордва Республикасында мукшылар, башлыча, аның көнбатыш һәм көньяк төбәкләрен, эрзя көньяк төбәген били. Кечерәк этнографик төркемнәр дә аерыла: күбесенчә Мордва Республикасының Теньгушев районында яшәүче, кайбер очракта Шокша авылына нисбәтле рәвештә «шокша»дип аталучы теньгушев мордвалары, Татарстанның Кама Тамагы районында көн күрүче каратай мордвалары. Инанучылар православие динен тота.
Мордваларның бабалары – фин-угор кабиләләре – безнең эрага кадәр 1 нче меңьеллыкның 2 нче яртысында Идел-Ука-Сура елгалары аралыгын билиләр. «Мордва» атамасы (Mordens) беренче тапкыр VI йөздә гот тарихчысы Иордан хезмәтләрендә искә алына, XI йөздән борынгы рус елъязмаларында очрый.
Озак вакытлар дәвамында Мордвалар төрки халыклар (болгарлар, татарлар) һәм Борынгы Русь белән багланышта яшиләр. Казан ханлыгы яуланганнан соң (1552 ел), мордвалар Рус дәүләте составына керәләр, аларның күпчелек өлеше патша хөкүмәте тарафыннан ясаклы кешеләр катлавына күчерелә. XVIII йөз уртасында, мордвалар, башлыча, православие диненә күндерелә.
Мордваларның электән килгән төп шөгыле — сөрүле игенчелек. Терлекчелек, чолыкчылык, соңрак умартачылык сизелерлек роль уйный.
20 йөз башына кадәр мордваларда кечкенә индивидуаль гаилә һәм ир ягыннан варисларның 3–4 буынын үз эченә алган, бүленмәгән зур гаилә яшәп килә. Совет чорында кечкенә гаилә таралыш ала башлый. Тугандаш гаиләләр арасында традицион якын мөнәсәбәтләр саклана: бергә гаилә бәйрәмнәре үткәрелә, йорт салганда, уңышны урып-җыйганда һәм башка вакытларда үзара ярдәм күрсәтелә.
Безнең көннәрдә традицион мордва аш-су бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Фольклорның күпчелек өлешен йолалар – календарь һәм гаилә шигърияте (кәләшне йортыннан елап озату, туйдагы «шелтәләү» һәм мәдхия җырлары), гаилә-көнкүреш җырлары, эпик, тарихи җырлар, баһадирлар, христиан диненә кадәрге иләһләр, хайваннар турындагы әкиятләр тәшкил итә. Халык арасында шулай ук озын лирик җырлар, такмаклар, мәкальләр, әйтемнәр саклана.