Музыка

МОНАСЫЙПОВ Алмаз Закир улы

МОНАСЫЙПОВ Алмаз Закир улы

МОНАСЫ`ЙПОВ Алмаз Закир улы (11.7.1925 ел, Казан – 22.7.2008 ел, Мәскәү), композитор, дирижёр, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты. 1950 елда Казан консерваториясен, 1964 елда симфоник дирижёрлык буенча ассистентура-стажировка тәмамлый. 1959–1970 елларда Татар опера һәм балет театрында дирижёр. 1970–1971 елларда Татар филармониясе симфоник оркестры дирижёры; 1968–1972 елларда Казан консерваториясендә укытучы.

Алмаз Монасыйпов – танылган композитор-симфонист. Ул яңа темаларга тирән мәгънә салып, музыкаль материалны эшкәртүдә яңа алымнар кулланып, үзен зур симфоник формалар иҗат итү остасы буларак таныта. Ул музыкаль тел чараларын, бигрәк тә пентатоник фикерләү системасында гармоник лад моделен сизелерлек яңарта. Аның әсәрләре эчтәлеге ягыннан тирән концептуаль, күптөрле ассоциацияләр тудыра. Композиторның иҗат биографиясендә вокаль әсәрләр аерым сәхифә булып тора. Аның күп җырлары татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән. Иҗатында бәет һәм мөнәҗәт интонацияләрен, «китапча көйләү»нең киң мөмкинлекләрен файдалана.

Композитор керәшен татарлар музыка культурасын яңача ача, фольклор үрнәкләре җирлегендә «Керәшен моңнары» концерт рапсодиясен иҗат итә. Аның музыкасында татар моңы бөтен бер төрки дөньяның аерылгысыз өлеше булып тора. Композитор иҗатының үзенчәлеге Шәрекъ мөселманнары музыкасы интонациясен һәм ритмнарын гамәлгә кертүдә чагыла. Шәрекъ элементлары белән беррәттән, Европа традицияләре дә аерым урын алып тора. Тулаем алганда, композитор үзенең иҗатында гомумкешелек мәдәниятенең сәнгать дөньясын чагылдыра һәм аңа табигый рәвештә татар халкының милли музыкасы традицияләрен кертә.

Ул ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991 ел).

Мәкаләдәге сылтамалар