Музыка

МӨНӘҖӘТ

МӨНӘҖӘТ

МӨНӘҖӘ`Т (гарәпчәдән – Аллаһка ялвару), төрки һәм иран халыкларында фольклор һәм язма әдәбият жанры. Мөнәҗәтләрнең асылында Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкау сорау һәм аның пәйгәмбәрләренә дан җырлау ята. Татар халкында мөнәҗәтләр Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәч тарала башлый (10–11 йөзләр). Мөнәҗәтләрне 4 төркемгә бүлергә мөмкин:

1. Дини-фәлсәфи мөнәҗәтләр. Аларда Аллаһы Тәгаләгә һәм Мөхәммәд, Нух, Ибраһим, Гайсә һәм башка пәйгамбәрләргә дан җырлана.

2. Туган ил турында мөнәҗәтләр. Аларда туган илне сагыну, аннан аерылу мотивлары ята. Аерылуның трагик нәтиҗәләре тасвирлау объектына әверелә.

3. Ана мәхәббәте турында мөнәҗәтләрдә баласыннан аерылган ана хәсрәте тасвирлана.

4. Яшәү һәм үлем турында мөнәҗәтләр. Аларда лирик герой көндәлек тормышның авырлыгыннан зарлана, дөньяның фанилыгы, үлемнең котылгысызлыгы турында уйлана. Ул Коръән кануннары белән каршылыкка керә. Коръән үлемнән курыкмаска өйрәтә, үлемне вакытлыча булган бу дөньядан мәңгелеккә күчү дип аңлата.

Теги #җыр

Мәкаләдәге сылтамалар