Тарих
МИХЛЯЕВ Иван Афанасьевич (1667–1728 еллар), Казан сәүдәгәре һәм эшмәкәре.
Ул Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Эрбет, Мәкәрҗә һәм башка ярминкәләрдә сәүдә итә. Казан постау мануфактурасы, тире иләү-эшкәртү заводлары, туң май эретү йорты, 34 вак-төяк кибете, берничә торак йорты була. Шулай ук аның милкендә җир һәм крепостной крәстияннәр була.
Михляев акчасына Казандагы Пятницкий чиркәве, Петропавел соборы төзелә.