МАНУФАКТУРА, (латинчадан manus – кул һәм fastura – эшләү, ясау), хезмәт бүленешенә һәм кул көче белән хәрәкәткә китерелүче техникага нигезләнгән предприятие.
Россиядә мануфактура башлангычы булган сәнәгать предприятиеләре XVI йөздә күренә башлый. Мануфактура барлыкка килсен өчен һөнәрчелек һәм товар җитештерү алга киткән булырга, хезмәт бүленеше тирәнәя барырга тиеш.
Милек формасына карап, мануфактураларның казна һәм хосусый төрләре була. XVII йөздә Россиядә мануфактуралар санаулы гына була. XVIII йөздә, дәүләтнең максатчан чаралары нәтиҗәсендә, мануфактура җитештерүе сизелерлек үсә. Бу чорда мануфактура җитештерүе Казан губернасында сәнәгать үсешендә әйдәүче урын били. Мануфактуралар дәүләт тарафыннан төзелә һәм аларда беркетелгән крәстияннәр хезмәте файдаланыла.
XIX йөздә, төбәктә капитализм үсү, буржуазия барлыкка килү, машина көченә көйләнгән җитештерү алга китү шартларында, посессион һәм крепостной крәстияннәр хезмәтен куланып көн итүче мануфактураларның күбесе көндәшлекне күтәрә алмый һәм эшләүдән туктый. Шул ук вакытта, әле XX йөз башында да Казан губернасында кул көченә корылган җитештерү өстенлек итә. Аларда уртача 5 кеше эшли.