Тарих

МАМЫК

МАМЫК (?–1498/99 ел), Себер ханзадәсе, 1495–1496 елларда Казан ханы. Ибакъ ханның энесе. Ибакъ үтерелгәннән соң, Төмән ханлыгыннан куыла. Төмән олысы сугышчылары һәм нугайлар гаскәре, Колмөхәммәд җитәкчелегендәге Казан карачыбәкләре ярдәмендә Мөхәммәдәминне куып, Казан тәхетенә утыра. Нугайларга таянып, карачыбәкләрнең иреген чикләмәкче була. Хәрби фетнә нәтиҗәсендә казанлылар тарафыннан куыла. 1498 елда бертуганы Агалак белән Казанга яу оештыра. Үзара көрәш-бәрелешләр вакытында һәлак була.

Мәкаләдәге сылтамалар