ЛУ`НДСТРЕМ Олег Леонидович (2.4.1916, Чита шәһәре – 14.10.2005 ел, Мәскәү), күренекле джаз музыканты, композитор, дирижёр, РСФСРның халык артисты.
1921–1947 елларда Харбин һәм Шанхай (Кытай) шәһәрләрендә яши. 1934 елда Харбинда 9 музыканттан торган үз оркестрын төзи. 1944 елда Шанхай югары техника үзәген «инженер-архитектор» белгечлеге буенча, бер үк вакытта, скрипка классы буенча музыка техникумын тәмамлый. 1947 елда оркестры белән СССРга кайта, яшәү урыны итеп Казан шәһәрен сайлый. 1953 елда Казан консерваториясен тәмамлый. Казанда оркестр чыгышлары программасына совет композиторлары җырларын һәм татар халык музыкасы әсәрләрен кертә. А.С. Ключарёв һәм А.Монасыйпов белән актив хезмәттәшлек алып бара. 1956 елда ул Мәскәүгә күченә, анда үз коллективы җирлегендә төзелгән эстрада концерт оркестрын җитәкли, оркестр СССРда иң күренекле джаз коллективына әверелә.
Олег Лундстрем Татарстан белән тыгыз иҗат бәйләнешләрен саклый. Ел саен аның оркестры Казанда һәм башка шәһәрләрдә чыгышлар ясый, «Джаз чаты» («Джазовый перекрёсток») һәм «Джаз-пикник» фестивальләрендә катнаша. Татарстан Республикасы джаз сәнгате үсешенә өлеш кертә.