Тарих
БОЛЫН ЯГЫ, XVI йөзнең 2 нче яртысында элекке Казан ханлыгы биләмләләренең көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлеше атамасы. Ул җирләрдә, нигездә, ясаклы мари халкы яшәгән. XVI йөзнең 60 нчы елларында болын ягы Казан өязенә кергән. Шул ук йөзнең 50 нче, 70–80 нче елларында болын ягы баш күтәрелү үзәкләренең берсенә әверелә.