ӘЛМӨХӘММӘ`ДОВ Газиз Салих улы (29.10.1895 ел, хәзерге Башкортстан Республикасы, Көергәзе районы Мораптал авылы –10.7.1938 ел, Уфа шәһәре), җырчы, композитор, Башкортстан АССРның халык артисты. 1908– 1922 елларда Ташкентта яши. 1914 елдан Идел буе, Урал алды, Урта Азия, Себер шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясый. Аның репертуарына рус һәм чит ил композиторларының җырлары, романслары, арияләре, татар, башкорт халык җырлары һәм профессиональ музыкасы үрнәкләре, үз әсәрләре керә. 1922 елдан Казанда яши. С.Габәши һәм В.Виноградов белән берлектә «Сания» һәм «Эшче» операларын иҗат итә. Зыя һәм Нигъмәт партияләрен беренче булып үзе башкара.
1929 да Әлмөхәммәдов Уфага күчеп китә, анда концерт эшчәнлеген дәвам иттерә, Милли мәдәният фәнни-тикшеренү институты белән хезмәттәшлек итә, Башкорт филармониясе һәм Мәскәү консерваториясе каршында Башкорт опера студиясен оештыруда актив катнаша. Татар һәм башкорт музыкасы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә.
1994 елда Уфадагы музыка мәктәп-гимназиясенә аның исеме бирелә.