ЛАШМАННАР (немецчадан: Laschen – кисү, юну, җайлау һәм Mann – кеше).
XVIII йөздә–XIX йөзнең 1 нче яртысында халыкның дәүләт файдасына (Россия хәрби-диңгез суднолары төзелеше ихтыяҗлары өчен) агач материаллары әзерләү, эшкәртү һәм чыгару буенча феодаль йөкләмә үтәүче категориясе.
Лашманнар тарихы Пётр I нең 1718 елның 31 гыйнварындагы Фәрманыннан соң башлангыч ала. Анда: «Корабльләр төзүгә яраклы урманнар кисү, эшкәртү, чыгару һәм шуңа охшаш эшләр өчен Казан, Түбән Новгород, Воронеж губерналарыннан, шулай ук Сембер өязеннән йомышлы морзаларны, татарлар, мордвалар, һәм чуашларны эшкә алырга» боерык бирелә. Сан ягыннан караганда, лашманнар арасында электән үк йомышлы татарлар өстенлек итә.
1718 елда лашманнар белән җитәкчелек итү Казан адмиралтействосына йөкләнә. 1731 елдан лашманнар икеләтә бәйлелектә булалар: аларның агач әзерләү эшенә – Казан адмиралтействосы конторасы, эштән буш вакытта губерна һәм провинция концеляриясе күзәтчелек итә.
1817 елның 25 августында «Корабльләр төзүгә яраклы урманнар әзерләү идарәсе төзелү» уңаеннан йөкләмәне үтәүгә бәйле мәсьәләләр килеп чыгу сәбәпле лашманнар яңадан оештырыла, Казанда урнашкан һәм Финанс министрлыгына буйсынган Корабльләр төзүгә яраклы урманнар буенча түбәнге округ идарәсе карамагына бирелә; башка яктан алар урыннардагы хакимият органнарына буйсыналар.
1729 елда лашманнар өчен законлы рәвештә 2 эш сезоны билгеләнә: җәйге – 1 апрельдән 1 октябрьгәчә, кышкы – 1 октябрьдән 1 апрельгә кадәр.
1727 елдан лашманнарга хезмәт хакы түләнә башлый: җәйге чорда атлы эшчегә көненә 10 тиен, җәяүлегә 5 тиен, кышкы чорда 6 һәм 4 әр тиен. Тик бу акчалар лашманнарның үзләренә бирелми, ә җан башына салынган салым буларак, Адмиралтейство карамагына күчерелә.
Соңрак, инфляция һәм җан башына салым күләме арту сәбәпле, хезмәт көненә түләү берничә мәртәбә үзгәреш кичерә. 1817 елда ул җәяүлеләргә 40 тиен, атлылырга 80 тиен күләмендә билгеләнә. XVIII йөзнең соңгы чирегендә лашманнарга өйдән агач әзерләү урынына килү һәм кире кайту вакыты өчен, эш вакытындагы күчеп йөрүләре өчен дә түли башлыйлар.
Лашманнарның хезмәт һәм көнкүреш шартлары чиктән тыш авыр була. Күп кенә лашманнар гарипләнә, төрле авырулар һәм бәхетсезлек очраклары аркасында һәлак була. Авыр хезмәт шартлары, эшченең үз йортында озак вакыт булмавы сәбәпле шәхси хуҗалыгының таркалу хәленә килүе, Адмиралтейство һәм гражданлык чиновникларының башбаштаклыгы, корабль эшләре йөкләмәсеннән тыш башка йөкләмәләр үтәргә мәҗбүр ителү эшкә беркетелгәннәрдә ризасызлык тудыра һәм аларны үз хәлләрен җиңеләйтү һәм йөкләмәне бетерү өчен көрәшкә этәрә. Аларга кайбер ташламалар ясала, ә рекрутлыктан азат итү иң зур ташлама булып тора.
XIX йөз уртасына, Россиянең тимер корабльләр төзи башлавына бәйле рәвештә, лашманлык йөкләмәсенең әһәмияте кими. Император Александр II нең 1860 елның 28 март Фәрманы белән лашманнар дәүләт крәстияннәре гомуми разрядына күчерелә.