КУДРЯВЦЕВ Никита Алфёрович (1650 ел тирәсе–1729 ел, Казан), дәүләт эшлеклесе. Дворяннар нәселеннән.
1670 еллардан Кудрявцев дәүләт эшендә һәм хәрби хезмәттә. 1695 һәм 1696 еллардагы Азов яуларында катнаша. 1697 елдан Казанда: 2 нче воевода.1699–1706 елларда 1 нче воевода, 1706–1710 елларда комендант, 1710–1714 елларда обер-комендант.
1705–1711 елларда башкорт-татар кузгалышлары вакытында Казан һәм Биләр тирәсендә баш күтәрүчеләрне берничә тапкыр җиңә һәм төбәк халкын буйсындыра. 1708 елгы губерна реформасын әзерләүдә һәм Казан губернасын оештыруда катнаша. 1712–1727 елларда Идел буенда кораблар төзүгә яраклы агач материаллары әзерләү буенча баш мөдир. Бер үк вакытта, 1714–1727 елларда Казанның вице-губернаторы.1718 елда лашманлык бурычын кертүдә катнаша. Казан адмиралтействосы оештырылганнан соң (1718 ел), аның күзәтчелеге астында россия флоты өчен 50 дән артык судно төзелә, Адмиралтейство бистәсенә нигез салына.