КЛЮЧАРЁВ Александр Сергеевич (19.2.1906 ел, Казан – 30.3.1972 ел, шунда ук), композитор, музыка-җәмәгать эшлеклесе, фольклорчы, ТАССРның халык артисты, ТАССР, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1926 елда Казан музыка училищесен фортепиано буенча, 1932 елда Мәскәү консерваториясен композиция буенча тәмамлый. 1924–1926 елда Татар театр техникумында музыка бүлеге мөдире; 1926–1928 елларда Мари драма театры (Йошкар-Ола), 1928–1934 елларда Мәскәү эшче театрында музыка җитәкчесе; 1934–1937 елларда Башкорт Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында музыка секторы мөдире, 1937–1938 елларда Татар радио комитетында музыкаль тапшырулар бүлеге баш мөхәррире, 1938–1951 елларда ТАССР МС каршындагы Сәнгать эшләре идарәсендә музыка фольклоры кабинеты мөдире; бер үк вакытта 1939–1940, 1968–1970 елларда ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле һәм 1940–1942, 1951–1953 елларда Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
Ключарёвның иҗаты халык җырларын эшкәртүдән башлап балет һәм симфонияләргә кадәр булган киң жанр формаларын колачлый. Аның театр өчен язган музыкасы музыкаль фикерләүнең образлылыгы, аңлаешлылыгы, милли төсмерләрнең ачык чагылышы белән үзенә җәлеп итә. Күп кенә җырлары һәм спектакльләр өчен язылган инструменталь әсәрләре мөстәкыйль яши башлый, алар арасында моңлы, тәэсирле лиризмы белән аерылып торган «Галиябану» симф. сюитасы да бар. Ул халык көйләрен («Әллүки», «Пар ат», «Кара урман», «Агыйдел») эшкәрткәндә, аларга карата сак мөнәсәбәт саклап, үзенә генә хас үзенчәлекле стиль барлыкка китерә.
Ключарёв иҗатында Идел темасы, аның ярларында яшәүче халыклар дуслыгы символы буларак, аерым урын алып тора. Татар симфонизмының бер этабын тәшкил иткән «Идел» лиро-эпик симфониясендә катлаулы яшәү мохитен фәлсәфи сурәтләү симфоник үсеш фабуласы белән кушылган кайгы, лирик кичереш-уйланулар, дәрт, драматизм, пафос образларында чагыла. Үзенең иҗатында Ключарёв классик балет традицияләрен уңышлы дәвам итә, ул шулай ук җыр жанры остасы да. Аның милли интонацияләргә нигезләнгән җырлары моңлылык, тәэсирлелек, яңа гармоник алымнар, якты лиризм, табигать образларын нечкә чагылдыру белән аерылып тора. Композитор, башкаручы, музыка өлкәсендә җәмәгать эшлеклесе буларак, Ключарёв Татарстан һәм Башкортстанның музыка сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Аның композицияләре ТАССР Җыр һәм бию ансамбле коллективының иҗади үсешенә ярдәм итә. Ключарёвның иҗади мирасының мөһим өлеше халык музыкаль фольклорын җыю, туплап бастырудан гыйбарәт. Ул – татар халык җырларының беренче җыентыгы авторы. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.