КӘЛИМУЛЛИН Рәшит Фәһим улы (6.5.1957 ел, Яшел Үзән шәһәре), композитор, педагог, ТАССР һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге бүләге, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1985 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1989 елдан Татарстан Композиторлар берлеге рәисе. 1987–2001 елларда Казан консерваториясендә укыта.
Рәшит Кәлмуллинның иҗатында төп урынны камера оркестры, хор, орган, аерым башкара торган уен кораллары өчен язылган әсәрләр алып тора. Аның әсәрләре Россиядә, шулай ук Япония, Люксембург, АКШ һәм башка илләрдә киң яңгыраш ала.
Аның иҗат тематикасы татар халкы тарихының эпохаль вакыйгаларына һәм мәшһүр шәхесләренә мөрәҗәгать итүе белән аерылып тора. Ул киеренке иҗат эшен педагогик һәм музыкаль-җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән бәйләп алып бара. 1992 елдан «Европа-Азия» хәзерге заман музыкасы халыкара фестивален оештыру комитеты директоры һәм рәисе. Бер үк вакытта С.С.Прокофьев исемендәге Яшь композиторларның халыкара конкурсы жюри әгъзасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирү комитеты әгъзасы. К.М. Вебер исемендәге халыкара конкурс (Германия, 1987 ел), «Вена-Модерн-Мастер» халыкара конкурсы (Австрия, 1994 ел), Россия Федерациясе Композиторлар берлегенең Д.Д.Шостакович исемендәге бүләге (1998 ел) лауреаты.