Музыка

КАЗАН МУЗЫКА КӨЛЛИЯТЕ

КАЗАН МУЗЫКА КӨЛЛИЯТЕ

КАЗА`Н МУ`ЗЫКА КӨЛЛИЯТЕ`, И.В.Әүхәдиев исемендә, Р.А.Гум­мертның шәхси музыка мәктәбе җирлегендә Император рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге каршындагы музыка училищесе буларак, 1904 елда оештырыла. 1919 елдан ике баскычлы музыка мәктәбе, 1922 елдан, Шәрекъ консерваториясе белән берләштерелгәннән соң, Шәрекъ музыка техникумы, 1930 елдан Татар сәнгать техникумы, 1934 елдан ТАССРның Югары Советы исемендә, 1935 елдан Казан музыка техникумы, 1937 елдан Казан музыка училищесы, 1991 елдан И.В. Әүхәдиев исемендә, 2007 елдан хәзерге исемдә.

Казан музыка училищесы, оешкан көненнән башлап, Идел буе төбәгендә музыка белеме һәм мәгърифәтчелекнең мөһим үзәгенә әйләнә. 1912 елда Рус музыка җәмгыятенең музыка уку йортлары директорлары съездында Россиянең 4 иң яхшы музыка училищесының берсе булып таныла. Анда Россиянең үзәк шәһәрләре һәм чит ил консерваторияләрен тәмамлаган атаклы музыка эшлеклеләре М.Пятницкая, О.Родзевич, К.Корбут һ.б. укыта, алар яңа буын музыкант-педагогларны әзерли.

Педагоглар һәм укучылар актив иҗат-концерт эшчәнлеге алып баралар, радио һәм телевидениедән чыгышлар ясыйлар; училищеда симфоник, тынлы, халык музыка уен кораллары оркестрлары, хатын-кыз һәм катнаш хорлар, вокаль, скрипкачылар, виолончелистлар, гитаристлар, думбрачылар ансамбльләре эшләп килә. Укучылар опера спектакльләре куялар.

Көллият бинасы элеккеге Казан өязе земство управасы бинасында урнашкан. 1887–1888 елларда биредә Ф.И. Шаляпин писарь булып эшли. Мемориаль такта куелган.

Теги #музыка

Мәкаләдәге сылтамалар