Музыка

ШАЛЯПИН Фёдор Иванович

ШАЛЯПИН Фёдор Иванович

ШАЛЯ`ПИН Фёдор Иванович (13.2.1873 ел, Казан – 12.4.1938 ел, Париж; 1984 елда Мәскәүгә күчерелеп җирләнә), җырчы, Республиканың беренче халык артисты. 1890 елга кадәр Казанда яши: чиркәү хорларында җырлый, опера, драма һәм оперетта труппаларында статист һәм хор җырчысы була; 1890 елда П.Чайковскийның Казан музыка сөючеләр җәмгыяте куйган «Евгений Онегин» операсында Зарецкий партиясен, 1890 елда С.Монюшконың «Галька» операсында беренче тапкыр Стольник партиясен башкара. 1894 елда Санкт-Петербургта «Аркадия» бакчасында опера спектакльләрендә катнаша. 1894–1895 елларда Казанда Панаев театрында чыгышлар ясый. 1895–1922 елларда Мария һәм Зур театрларда, Мәскәүдә С.Мамонтовның хосусый рус операсында, Тифлис операсында җырлый. 1897, 1899, 1909 елларда Казанда гастрольләрдә була. 1922 елдан чит илдә яши. Дөньяның төп опера сәхнәләрендә һәм танылган концерт залларында чыгышлар ясый.

Шаляпин дөнья музыка мәдәниятенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. 1982 елдан Казанда ел саен Шаляпин исемендәге опера фестивале уздырыла. 1999 елда Казанда аңа һәйкәл куела, Казанның бер урамы аның исемен йөртә. 3 нче дәрәҗә Алтын йолдыз, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Мәкаләдәге сылтамалар