Тарих

КАРАМЗИН Николай Михайлович

КАРАМЗИН Николай Михайлович (1.12.1766, Казан губернасы, Сембер провинциясе Михайловка авылы – 22.5. 1826, Санкт-Петербург).

Язучы, тарихчы, публицист, Санкт-Петербург Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (1818 ел), хакыйкый статский советник (1824 ел). Татар морзалары нәселеннән. Сембердә, Мәскәүдә белем ала.17889–1790 елларда көнбатыш Европа буйлап сәяхәттә була. «Московский журнал» (1791–1792 еллар), «Вестник Европы» (1802–1803 еллар) журналларын нәшер итә.

1803 елда Карамзин император Александр I тарафыннан рәсми историограф итеп белгеләнә. Ул узган вакыйгаларны өйрәнгәндә тарихи-чагыштыру алымы куллана, ватан тарихын периодларга бүлүне кертә.

Карамзин «Тарих» ка бирелгән искәрмәләрдә бик күп документаль материаллардан өзекләр китерә, алар тарихи чыганакларның киң һәм күптөрле җыелмасы булып тора. Анда Урта Идел буеның дәүләт булып оешканга кадәрге хәле, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм һәм татар ханлыклары турында кыйммәтле мәгълүматлар бар.

Карамзин ватан тарихының гомуми барышын аңлауга да, аерым тарихи вакыйгаларны бәяләүгә дә күп яңалык кертә. Аның матур әдәби тел белән вакыйгаларны ачык һәм образлы итеп сурәтләп язган «Тарихы» киң катлау укучыларга да аңлашыла.

Мәкаләдәге сылтамалар