КАРА ТУФРАКЛАР, туфрак тибы, күп дәверләр дәвамында болын-дала һәм дала үсемлекләре калдыкларының гумуслану процессы барышында бөтенләй юылмау яки периодик юылу режимы шартларында хасил була.
Кара туфраклар гумуслы-аккумулятив горизонтта органик матдәләрнең шактый туплануы, бөртекле һәм бөртекле-төерле структурасы, югары уңдырышлылыгы белән аерылып тора. Гумуслы матдәләр туфракка кара төс бирә. Гумус белән бергә туфракка катлаулы органик-минераль кушылмалар формасында үсемлекләрнең туклану элементлары (азот, фосфор, күкерт, тимер һәм башкалар) керә.
Профиленең төзелеш үзенчәлекләренә (гумуслы горизонтның калынлыгы, гумус күләме, карбонат тирәнлеге һәм башкалар) бәйле рәвештә, кара туфракларны 5 астипка бүләләр: көлсуланган, селтесезләнгән, типик, гади һәм көньяк. Шуның беренче 3 се – урман-дала зонасында, шул исәптән, Татарстан территориясендә дә, калганнары дала зонасының төньяк өлешендә барлыкка килгән. Татарстан Республикасында кара туфракларның гомуми мәйданы 2153,6 мең га яки 31,7%. Буа, Чүпрәле, Чистай, Алексеев, Яңа Чишмә, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Актаныш районнарында аларның зур массивлары тупланган.
Кара туфраклар барлыкка килүнең аеруча тулы чагылган билгеләре: гумус (9–12% ка кадәр), азот һәм көл элементлары күпләп тупланган, карбонатлар тирәнгә юылмый, ләм фракциясе составы буенча элювиаль-иллювиаль өлешләргә бүленми (көлсуланган һәм селтесезләнгән кара туфраклардан аермалы буларак), тимер һәм алюминий оксидлары булмый. Республиканың көньяк-көнчыгышында плитәле известьташларда барлыкка килгән типик кара туфракларның берничә төре билгеле: тулы үсеш алмаган, калдык-карбонатлы һәм карбонатлы.
Татарстан территориясендәге кара туфракларның гумуслы катламы калынлыгы буенча, нигездә, уртача (40–80 см), сирәк кенә аз калынлыкта (40 см дан азрак), гумуслылык дәрәҗәсе буенча – уртача (6–9%), урыны белән аз гумуслы (6% тан азрак).
Кара туфраклар югары дәрәҗәдәге табигый уңдырышлылыкка ия. Татарстан Республикасында алар авыл хуҗалыгы җирләренең 48% ын били, шул исәптән 57,6% ы сөрүле җирләр. Аларда бөртекле һәм техник культуралар (уҗым һәм сабан бодае, карабодай, шикәр чөгендере) игелә, җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерелә.
Кара туфракларны үзләштерү һәм озак еллар дәвамында кулланганга күрә, туфрак структурасы начарая, гумус һәм азот составы кими, эрозия процесслары көчәя. Туфракта дымның туплануы һәм саклану системасы (кыр ышыклау урман полосалары утырту, кар тоту), су һәм җил эрозиясеннән туфракны саклау, дөрес чәчү әйләнешен, туфрак эшкәртү системасын үтәү, органик һәм минераль ашламалар куллану, әче туфракны известьләү кара туфраклар өчен зур әһәмияткә ия.