ГУМУС (латинчадан humus – җир, туфрак) тере организмнар составына кергән, шулай ук үсемлек тукымалары, хайван калдыклары төзелешендә катнашкан кушылмалардан башка, туфрактагы барлык органик кушылмалар җыелмасы. Бу төшенчә туфракка нисбәтле; гомумпланетар төстәге гумификациядән аермалы буларак, гумус барлыкка килү туфракта гына бара. Гумус составына гумус матдәләре һәм төрле төрдәге биологик чыгышлы индивидуаль органик кушылмалар керә.
Гумус – туфракның уңдырышлылыгын билгеләүдә төп күрсәткеч. Үсемлекләрне тукландыруның төп запас элементлары гумус белән бәйле, аның составына физиологик актив матдәләр керә. Гумус уңайлы су-һава режимын, туфракның көпшәклелеген булдыруга, тискәре тышкы шартларга һәм химик пычрануларга тотрыклылык урнаштыруга ярдәм итә.
Туфракны авыл-хуҗалыгы максатларында куллану, гадәттә, гумусның кимеүенә – дегумификациягә китерә. Туфракка эләгә торган үсемлек калдыклары азаю; аэрация арту, микроорганизмнар эшчәнлеге арту һәм артык дымлы җирләрне киптерү аркасында минераллашуның көчәюе, сөрүлекләрдә туфрак юылу процесслары гумусның юкка чыгуына китерә. Татарстан Республикасы игенчелегендә гумус балансы тискәре якка күбрәк үзгәрде. Дегумификацияне булдырмау чаралары органик ашламалар кертүне, су һәм җил эрозиясе белән көрәшне, фәнни яктан нигезләп үлән кырлары кертелгән чәчү әйләнешен үзләштерүне, фитомелиорацияне, көтү йөртүне җайга салуны үз эченә алырга тиеш.