География

КАМА ТАМАГЫ ГИПС ЧЫГАНАГЫ

КАМА ТАМАГЫ ГИПС ЧЫГАНАГЫ

КАМА ТАМАГЫ ГИПС ЧЫГАНАГЫ, Татарстан Республикасындагы иң зур чыганак. Шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогыннан 6–8 км төньяк-көнбатыштарак Иделнең уң ярында урнашкан. Геологик эзләнүләр эше 1929–1980 елларда (бүленеп) үткәрелә.

Файдалы ятмалар өске Казан асъярусы (Пермь) өлешендә, составы һәм биеклеге җитәрлек булган һәм доломит пачкалары белән бүлгәләнгән 2 горизонталь гипс катламыннан гыйбарәт. Катламнар аксыл-соры һәм соры вак кристаллик гипстан тора, сирәк кенә буй-буй булып соры доломит, аскы катламда зәңгәрсу ангидрит сузыла. Файдалы ятма астан соры доломит, өстән мергельләр, доломитлар, балчык белән капланган.

Сәнәгый запаслары буенча, Кама Тамагы гипс чыганагы Татарстан Республикасындагы 84 гипс ятмасы арасында 11 нче урында, 21 эшкәртелүче чыганаклар арасында 5 нче урында тора. 100 елга якын эшкәртелә, 1980 еллар ахыры–1990 еллар башында еллык максималь гипс чыгару 500–700 мең тоннага җитә, 1990 еллар ахырында 7–10 тапкыр кими. Ятмалар 130 м га якын тирәнлектә штольнялар ясап эшкәртелә. Кама Тамагы гипс руднигында 50 елдан артыкка җитәрлек гипс запаслары бар.

Мәкаләдәге сылтамалар