ИУДАИЗМ, иң борынгы монотеистик дин. Безнең эрага кадәр1 нче меңьеллык башында Палестинада формалаша. Дини тәгълиматның чыганаклары – Тәүрат (Моисейның Биш китабы), Танах (Иске Гаһеднең 30 китабы) һәм Талмуд (иудаизмның догматик, дини-әхлакый һәм хокукый кагыйдәләр җыентыгы). Яһүдләр арасында таралган. VIII йөздә яһүди диненә өндәүчеләр Хәзәр каганлыгында да пәйда була һәм рәсми дин буларак игълан ителә. Хәзерге төрки халыклардан караимнар шушы диндә. XVIII йөзнең 2 нче яртысында Украинаның уңъяк яр буе җирләре, Белоруссия, Литва һәм соңрак яһүдиләр күпләп яшәгән Польша җирләре Россия империясенә кушылгач, Россиядә тарала башлый. XIX йөздә Россиянең барлык эре шәһәрләрендә яһүдиләр җәмгыяте барлыкка килә. Казанда беренче яһүдиләр 1830 елларда күренә башлый. 1914–1915 елларда синагога төзелә. 1929 елда синагога бинасы тартып алына, ә 1930 ел ахырында исә яһүдиләр җәмгыяте яшәүдән туктый. 1990 елда Казанда яһүдиләр җәмгыяте яңадан теркәлә, 1997 елда аңарга синагога бинасы кайтарып бирелә.