Тарих
ИТИЛ (Әтил), урта гасырларда (VIII–X йөзләр) хәзәрләр шәһәре. Идел тамагында, хәзерге Әстерхан шәһәреннән югарырак урнашкан, эре сәяси һәм икътисади үзәк. Хәзәр каганлыгының соңгы башкаласы. 965 елда Киев кенәзе Святослав I гаскәрләре тарафыннан җимертелә.