Тарих

ИБНЕ ФАЗЛАН

ИБНЕ ФАЗЛАН (Фадлан) Әхмәд ибне әл-Габбас ибне Рәшид ибне Хаммад (X йөз), гарәп сәяхәтчесе. 921–922 елларда хәлифә әл-Моктәдир илчелеге сәркәтибе буларак Болгарга килә. Юл язмалары алып бара, соңыннан шулар нигезендә Идел буе Болгар дәүләтенә барулары турында сәяхәтнамә төзи. Болгар идарәчесенең кунакларны кабул итү йоласы, аларның, хәзәрләрнең, русларның, Идел-Урал төбәгендә, Урта Азиядә яшәгән башка халыкларның һәм кабиләләрнең көнкүреше, хуҗалыгы һәм гореф-гадәтләре турында җентекләп яза.

Мәкаләдәге сылтамалар