Музыка

ӘХМӘТОВ Фасил Әхмәтгали улы

ӘХМӘТОВ Фасил Әхмәтгали улы

ӘХМӘ`ТОВ Фасил Әхмәтгали улы (23.5.1935 ел, Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылы – 6.9.1998 ел, Казан), композитор.

ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР һәм Татарстан Республикасының халык артисты. Казан консерваториясенең музыка теориясе һәм композиция факультетын тәмамлый. 1957-1961, 1969-1975 елларда Казан музыка училищесендә, Казан консерваториясендә музыка теориясе фәннәрен укыта, 1962-1964 елларда Татарстан китап нәшриятында һәм ТАССР МС каршындагы радиотелевидение комитетында музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән редакторы.

Фасил Әхмәтов татар симфониясе үсешенә зур өлеш кертә. «Фәрит Яруллин истәлегенә» симфоник поэмасы композиторга танылу китерә. Аның симфоник әсәрләренә тормышчанлык хас, җыр мирасы гаять бай. Аның моң байлыгы мәхәббәт хисләре белән сугарылган романсларында, лирик җырларында бигрәк тә ачык чагыла. Җырлары моңы, ихласлыгы, тәэсирле интонацияләре белән аерылып тора.

Фасил Әхмәтовнең иҗади стиль үзенчәлеге татар халык музыкасының дөнья муз. культурасы принциплары белән кушылуында чагыла. Композиторның симфоник музыкасын В.Дударова, Ф.Мансуров, Н.Рахлин җитәкчелегендәге төрле оркестрлар башкара. РСФСРның М.Глинка һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты.

Мәкаләдәге сылтамалар