ГУРИЙ (Руготин Григорий) (1500 еллар тирәсе, хәзерге Мәскәү өлкәсенең Радонеж шәһәре – 5.12. 1563 ел, Казан), дин эшлеклесе.
Ярлы дворян нәселеннән. Волокамск Успение монастыренда монахлык кабул итә, 1542 елда игумен дәрәҗәсе ала, шул ук елдан монастырь башлыгы була. 1554 елдан Тверь янындагы Селижарово Троица монастыре җитәкчесе, 1554 елдан – Казан һәм Зөя архиепискобы, беренче архиерей. Иван IV хөкүмәте тарафыннан Казан епархиясен оештыру, Урта Идел һәм Урал алды халыкларын чукындыруөчен җибәрелә. Аның җитәкчелегендә Архиерей йорты оештырыла, 6 монастырьга, шул исәптән Казан Спас-Преображение , Зөя Успение, Елантау монастырьларынанигез салына, Благовещение кафедраль соборы төзелә.